Район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясендә 2021 елга бюджет проекты беренче укылышта тыңланды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр советларының  берләштерелгән сессиясе узды.

Аның эшендә шәһәр һәм район Советының һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова чыгыш ясады.

Аннары депутатлар Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районының 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына бюджетын кабул итү турында мәсьәлә карады. Бу мәсьәлә буенча «Финанс-бюджет палатасы" МКУ рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады. Өстәмә докладлар белән район Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча Даими комиссиясе рәисе Гөлия Мәүлетова һәм шәһәр Советының Икътисад, салымнар, финанслар һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча даими комиссиясе рәисе Рәсим Шәмсетдинов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәре бюджетының 2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына төп характеристикалары расланганнан соң, шәһәр һәм район Советлары депутатлары бер тавыштан бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр.

Аннары Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов бүләкләү тантанасын үткәрде.

Һөнәри-техник белем бирү системасының 80 еллыгы уңаеннан «КНИТУ-КАИ» ның Лениногорск филиалы директоры, Лениногорск шәһәр Советы депутаты Рәсим Шәмсетдинов Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының юбилей билгесе белән бүләкләнде.

Шулай ук өлкән яшьтәге гражданнар арасында йөзү буенча IV «Өченче яшь» республика ярышларында уңышлы катнашу сәбәпле, актив гражданлык позицияләре өчен Лениногорск районы Башлыгының, Россия Пенсионерлар берлегенең Лениногорск бүлекчәсе вәкилләре Ольга Пархоменко һәм Владимир Свежинкин да Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International