Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте студенты Алинә Әюпова «Намус-дус, коррупция-дошман" бәйгесендә җиңүче булды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

4 декабрьдә Казанда коррупциягә каршы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында иҗат эшләре республика конкурсында «Видеоролик» номинациясендә  Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятенең  3 курс студенты Әюпова Алинә Гран-прига лаек булды, аның җитәкчесе-Курганская Елена Николаевна.

Аның эше "Әйдәгез, бергәләп коррупциясез киләчәк төзик"  дип атала. 

Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре Идарәсе тарафыннан оештырыла, мәктәп укучыларын һәм студентларны үз эченә ала, шуңа күрә сез һәрвакыт көчле теләк һәм тырышлык куеп, үз талантыгызны күрсәтә аласыз.

Котлыйбыз!

Әлеге сылтама буенча:  https://vk.com/video-89988180_456239165 сез яшь талантның эше белән таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International