2020 елның 17 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге Лениногорск шәһәрендә Эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм «Ачык ишекләр" көнендә кабул итү өчен алдан язылу (885595)5-36-64 телефоны буенча башкарылачак.