"Астра" хореография коллективы Бөтенроссия хореография фестивалендә катнашты

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

5 һәм 6 декабрьдә Казанда «Әкият» курчак театрының концерт залы сәхнәсендә «Бие, Казан» Бөтенроссия хореография фестиваль-конкурсы узды, анда «Астра» хореография коллективы катнашты.

Фестивальнең төп бурычы-Россия һәм Татарстан Республикасы бию коллективларын үстерү һәм аларга ярдәм итү, заманча һәм халык биюләрен масштаблы үстерү, шулай ук бию коллективлары арасында тәҗрибә уртаклашу.

Конкурс программасы 2 көнгә бүленгән иде, алар дәвамында 150дән артык коллектив карап тикшерелде. 

«Астра» хореография коллективы (җитәкчесе Н.М. Азова) «Халык биюе»номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат булды.

Балаларны, җитәкчене һәм ата-аналарны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International