Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе "ннән кисәтү килде.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3-10 декабрендә урыны белән аномаль-салкын һава торышы күзәтелә, ул һава температурасы климат нормасыннан 9-17° ка түбән, минималь температура -20 ° кадәр..-25°, аерым районнарда -28°.

Республикада аномаль-салкын һава торышы 2020 елның 14 декабренә кадәр саклана.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Көнкүреш электр приборларын һәм мичләрне, шулай ук кече яшьтәге балаларны өйдә  игътибарсыз калдырмагыз!

Һәлакәтләр булмасын өчен машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл һәм җәяүлеләр хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үзара әдәплелек күрсәтергә кирәк.

Бозлавыкта өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча сак булырга, җәрәхәтләрдән котылу өчен ашыкмаска, аяк астына карарга кирәк.

Өшүдән сакланыгыз.

Белгечләр җылы киенергә, урамда озак тормаска, салкын һавада йөрер алдыннан спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш итә. Исерек хәлдә кеше организмы түбән температурага адекват реакция ясый алмый - кеше салкынны сизми. 

Өлкән кешеләр һәм кечкенә балалар үзләренә аерым игътибар таләп итә. Мода артыннан игътибар белән күзәтүче яшьләргә шуны истә тотарга кирәк: модалы кием-салым без яшәгән климатка еш кына туры килми. Шуңа күрә мода түгел, һава торышы буенча киенергә кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International