Лениногорскиның "Юбилей" паркында үзәк чыршы ачылды.
Татарстан Республикасының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсе 395 572 балага 5 мең сум акча күчерде.
17 декабрьдә "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия ирекле акциясе старт алды. Анда катнашучылар-ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм 60 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге өлкән кешеләр, яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә яшәүче 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар. Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов акциядә катнашты, ул яшь лениногорскилыларның 3 теләкләрен үтәячәк.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы көтелүе турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, Россия Банкы, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, «Мир» Милли түләү системасы карталарына пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне мәҗбүри күчерү срогы 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылды.
23 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган Өстәл теннисы буенча республика ярышлары узды.
Бүген Мәгариф идарәсенең актлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск районында урнашкан гадәттән тыш хәлләр, юл хәрәкәте иминлеге һәм террорчылыкка каршы комиссиянең берләштерелгән утырышы узды.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, Россиянең Европа территориясенә тирән атлантик циклон чыгу сәбәпле, 26 һәм 27 декабрьдә, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начараячак.
Якшәмбе, 27 декабрьдә, Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.