Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы көтелүе турында хәбәр итә.
26 - 27 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә тәүлек дәвамында көчле кар һәм буран көтелә: күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да катырак начарланырга мөмикн, юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булуы мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Буран һәм җил көчәйгәндә:
Аяк киеме таймый торган булырга тиеш. Сак булыгыз, тигезсезлекне исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз.
Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә. Күз күреме начарайган очракта, җирлектәге ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт туктап калудан курыкмаска кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Шулай ук ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына үтәргә киңәш ителә.
Көчле буран вакытында:
Автомобильдә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә кирәк.
Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче эләккән йортка керегез, урнашу урынын ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнен көтеп калыгыз.
Машина йөртүчеләргә:
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга ниятләүчеләргә үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк.
Тикшерелмәгән автозаправка станцияләренә туктамагыз, чөнки сыйфатсыз ягулык сезне кыен хәлдә калдыырырга мөмкин.
Алдан ук җылы әйберләр һәм азык-төлек белән запасланырга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядное җайланма онытмагыз.
Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәлләштерелгән маршрут һәм кире кайтуның якынча вакыты турында хәбәр итәргә кирәк. Юлда бәла булса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк – бу коткару бүлекчәләренең җавап бирү вакытын шактый тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә урын, аерым билгеләр, машинадагы кешеләр саны, авырулар, балалар бармы, үзләренең һәм якыннарының телефоннарын хәбәр итәргә кирәк.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында тормаска тырышыгыз.
4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
5. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
.Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.