Лениногорск теннисчылары республика ярышларында лаеклы чыгыш ясадылар

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

23 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган Өстәл теннисы буенча республика ярышлары узды.

Ярышлар өлкән яшьтәге кешеләр арасында өстәл теннисын пропагандалау һәм популярлаштыру, актив озын гомерлелек факторы буларак, өлкән яшьтәге кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, физик культура һәм спорт мөмкинлекләрен сәламәтлекне ныгытуда куллануның нәтиҗәлелеген арттыру, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәләре эшчәнлеген активлаштыру максатыннан үткәрелде.

Россия Пенсионерлар союзының Лениногорск бүлекчәсе актив әгъзалары Татарстан пенсионерлары арасында өстәл теннисы буенча республика ярышларында катнаштылар.

Биредә республикабызның өлкән яшьтәге иң көчле теннисчылары көч сынашты. Лениногорск районын Николай Миронов һәм Марина Сафина тәкъдим итте. Алар көндәшләренә лаеклы көндәш булдылар һәм 3 урын яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International