Якшәмбе, 27 декабрьдә, Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Яңа ел алдыннан шәһәрлеләр ит, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар продуктлары сатып ала алачак.
Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана.
Ярминкә кунаклары өчен мәдәни программа оештырылачак.
Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!