«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, Россиянең Европа территориясенә тирән атлантик циклон чыгу сәбәпле, 26 һәм 27 декабрьдә, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начараячак.
Актив атмосфера фронтларын узганда 26 декабрьдә көндез һәм 27 декабрьдә тәүлек дәвамында көньяктан көчле җил, көчле кар һәм буран көтелә.
Температура: 26 декабрьдә төнлә -12..-17°, көнчыгыш районнарда аязган вакытта -22°, көндез -6 ° кадәр..-11°, көнчыгышта -14° кадәр; 27 декабрьдә төнлә -8...-13°, көндез -2..-7°.