Татарстан Республикасының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсе 395 572 балага 5 мең сум акча күчерде.
Түләү Президентның 797 нче Указы нигезендә башкарыла һәм 2020 елның 17 нче декабренә әле сигез яшь тулмаган балалары булган гаиләләргә бирелә. Районның күпчелек гаиләсе түләүне автомат рәвештә алды, Пенсия фонды акчаны яз һәм җәй айларында 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләү турында кабул ителгән карарлар нигезендә рәсмиләштерде һәм күчерде.