Район башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә  районның авыл җирлекләре башлыклары белән эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Рәгать Галиәгъзәм улы билгеләп үткәнчә, кайбер кыенлыкларга карамастан, муниципаль район күп кенә бурычларны үтәп чыккан, ул  кыскача  нәтиҗәләр белән таныштырды.

Көн тәртибенә янгын куркынычсызлыгы,  профилактикалау мәсьәләләре, шулай ук республика һәм федераль программаларда катнашу мәсьәләләре каралды.

Киңәшмә барышында район башлыгы Рәгать Хөсәенов проблемалы мәсьәләләргә анализ ясады, куелган бурычларны хәл итү юлларын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International