Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "Әтиләр советы" иҗтимагый оешмасы эше буенча киңәшмә үткәрде»

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры «Әтиләр советы»иҗтимагый оешмасы эше мәсьәләсе буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Мәдәният, Мәгариф һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальниклары катнашты. Шулай ук «Әтиләр советы» иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Гаврилов (ул 4 нче мәктәп директоры) һәм иҗтимагый оешма әгъзалары катнашты.

Лениногорскида 2018 елдан бирле «Әтиләр советы»иҗтимагый оешмасы эшли башлады. Хәзерге вакытта оешмага шәһәрнең 10 инициативалы әтисе керә. "Әтиләр советы" җаваплы ата булу проблемасына игътибарны җәлеп итү һәм балаларга реаль ярдәм күрсәтү өчен Лениногорск районының инициативалы, битараф булмаган ир-атларын берләштерә.

Киңәшмәдә оештыру характерындагы мәсьәләләр, шул исәптән Әтиләр советы эше өчен эш кабинетлары бирү мөмкинлеге турында да сөйләштеләр, шулай ук оешманың киләсе 2021 елга эш планы турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International