Мэриядә Лениногорск шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре өчен киңәшмә узды

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре өчен киңәшмә узды. Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Яңа ел каникуллары чорында уздырылган бәйрәм чараларына йомгак ясады. 1,2,4,6,8,9,10,13 номерлы ТОСларның уңай тәҗрибәсе билгеләп үтелде.

Көн тәртибе буенча шулай ук ел саен үткәрелә торган гражданнар җыеннарын әзерләү һәм үткәрү, район башлыгының 2020 ел нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар буенча шәһәр халкы белән очрашуларын үткәрү мәсьәләсе каралды. Гадәттәгечә, очрашулар барлык микрорайоннарда да гыйнвар-февраль айларында барлык хезмәтләр катнашында расланган график буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International