«Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ннән һава торышы начар булу сәбәпле (көчле кар, буран, күрүчәнлеге чикләнгән) автобуслар өчен 14.00 сәгатьтән (Мәскәү вакыты белән) һәм 16.00 сәгатьтән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары участокларында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелүе турында хәбәр килде. Уңайлы һава шартлары башлану буенча хәрәкәтне чикләүне тәмамлау.
Халык санын алуны үткәрү кысаларында, Лениногорск Дәүләт статистикасы бүлегенә исәпкә алучылар вакытлыча эшкә таләп ителә.
«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Начар гадәтләрне җиңү юллары» дигән темага профилактик сәгать үткәрде. Zoom-конференция форматында узган чарада Лениногорск районының социаль хезмәт алучы 10 өлкән кеше катнашты.
Лениногорск муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Сухов Александр Ильич һәм Анна Сергеевна бриллиант туйларын – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
2020 елның 1 гыйнварыннан ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шул ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак вакытлы кулланылыштагы товарлар исемлеге һәм тиешле сыйфаттагы, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, № 2463 карары белән расланган (алга таба – кагыйдәләр) азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертү турында таләпләре үз көченә керде.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре узган 2020 елга йомгак ясадылар.
14 гыйнварда Лениногорскида болытлы һава көтелә, төнлә аязучан, төнлә урыны белән кар, томан.
Дүшәмбе көнне Лениногорск районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары башлана
18 гыйнвар-Ормышлы авыл җирлеге-12.00 сәгатьтә башлана
Кирлегәч авыл җирлеге-14.00
Кармалка авыл җирлеге-10.00
19 гыйнвар - Куакбаш авыл җирлеге-16.00 сәгатьтә башлана
Түбән Чыршылы авыл җирлеге-14.00
Федотовка авыл җирлеге-16.00
20 гыйнвар-Мөкмин - Каратай авыл җирлеге-11.00 сәгатьтә башлана
Иске Шөгер авыл җирлеге-13.00
Иске Иштирәк авыл җирлеге-15.00
Җыеннар 27 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Анда Лениногорск районы башлыгы, шулай ук аның урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнаша.
Лениногорск районы авыл җирлекләрендә җыеннар графигы:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 15 гынварында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
2021 елның 18-19 гыйнвар төнендә православие дөньясы Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Кичә һәм бәйрәм чаралары көнендә барлык православие храмнарында да суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Гадәттәгечә, бу көннәрдә меңләгән дин тотучылар, су коенырга ашыга.