Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе хәбәр иткәнчә, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар килеп чыгу куркынычын киметү максатларында санитар-эпидемиологик характердагы чараларны тәэмин итү аерым әһәмияткә ия. Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү буенча мәҗбүри таләпләрне бозу очракларының берсе булып, җәмәгать туклануы оешмаларында әзер ризыкларны һәм кулинария эшләнмәләрен саклау һәм сату шартларын үтәмәү тора. Кагыйдә буларак, бу ашханәгә әзер ризыклар тарату, «швед өстәле» тибы буенча туклануны оештыруга, кейтеринг (күчмә) хезмәт күрсәтүгә карый.
«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының табигать территорияләрен үстерү дирекциясе Татарстан Республикасы территориясендә табигатьтә ял итүне оештыру мөмкинлекләренә багышланган тикшеренү башлап җибәрде.
Бүген Лениногорск шәһәре микрорайоннарында халык белән очрашулар башланды. Традиция буенча алар Лениногорск районы башлыгы, аның урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре, төрле хезмәт вәкилләре катнашында уза.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 29 гыйнварда аязучан болытлы һава көтелә.
Төнлә явым-төшемсез. Көндез кар, урыны белән буран.
2021 елның 1 февраленнән 5 февраленә кадәр «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең региональ һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ("Skype" телефоны буенча) сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы узачак.
2021 елда Зеленая Роща һәм Иске Куак мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылачак. Илнең авылларында һәм кече шәһәрләрендә мондый белем бирү үзәкләрен булдыру «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп»төбәк проекты белән каралган.
Кичә, 27 гыйнварда, район авыл җирлекләрендә җыеннар тәмамланды. Ике атна эчендә җыеннар Лениногорск районының барлык 24 авыл җирлегендә узды. Җыенда Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, хокук саклау органнары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре, Пенсия фонды, социаль яклау һәм шәһәр һәм районның башка хезмәтләре вәкилләре катнашты.
2021 елның 27 гыйнварында «Логос» үзәге белгечләре Мортазина Диләрә Рәис кызы һәм Антипова Анастасия Николаевна һәм «Логос» үзәге волонтерлары белән бергә «Блокадалы икмәк»дигән хәтер акциясе үткәрделәр.
Бүген, 28 гыйнварда, 18.00 сәгатьтә шәһәр урамнарыннан кар чистартылачак һәм чыгарылачак.