2021 елда Зеленая Роща һәм Иске Куак мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылачак. Илнең авылларында һәм кече шәһәрләрендә мондый белем бирү үзәкләрен булдыру «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп»төбәк проекты белән каралган.
«Үсеш ноктасы» үзәге фән өлкәләрен өйрәнүгә юнәлтеләчәк: физика, химия, биология. Бу инициатива ярдәмендә укучылар сыйфатлы һәм заманча таләпләргә җавап бирүче белем алачак.
Җәй көне ремонт һәм әзерлек эшләре башланачак, ә 2021 елның яңа уку елында укучылар өчен яңа кабинетлар ишекләрен ачачак.
Милли проектлар нинди дә булса объектларны төзү яки ремонтлау белән тәмамланмый. Һәр проект буенча максатчан күрсәткечләр билгеләнгән, аларның төп нәтиҗәсе – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту.