Бүген Лениногорск шәһәре микрорайоннарында халык белән очрашулар башланды. Традиция буенча алар Лениногорск районы башлыгы, аның урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре, төрле хезмәт вәкилләре катнашында уза.
Беренче очрашу 28 гыйнварда 4нче мәктәптә, 13нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр өчен узды, аның төп предприятиесе - "Лениногорскнефть"идарәсе.
ТОСның 2020 елдагы эше турында хисап белән 13 нче ТОС рәисе Ленар Әхмәтшин чыгыш ясады. Микрорайонда 5300 кеше яши, алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, оешмаган пенсионерлар, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр бар. Ленар Алмазович билгеләп үткәнчә, барлык категория гражданнар белән дә эш алып барыла.
2020 ел эчендә ТОС үзәгенә микрорайон гражданнарыннан 85 сорау кергән, шуларның 68е хәл ителгән, 17се контрольгә алынган.
Аннары «Әтиләр советы» иҗтимагый оешмасының укыту-тәрбия эше турында 4 нче мәктәп директоры Юрий Гаврилов чыгыш ясады. Әлеге микрорайон территориясенә "Жилсервис" ҖЧҖ хезмәт күрсәтә, башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында директор Олег Баштанов сөйләде.
Полиция участок уполномоченные Руслан Гәрәев үз чыгышында гражданнарның уяулыгы, мошенниклык очраклары ешаюга бәйле мәсьәләләргә кагылды. Аннары ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 11 нче янгын часте вәкиле Константин Коваленко чыгыш ясады.
Очрашуга йомгак ясап, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов халыкны муниципаль районның социаль-икътисади үсеше турында җентекле мәгълүмат белән таныштырды, агымдагы елга төп юнәлешләр һәм бурычлар билгеләде.
Очрашу авыл халкының актив катнашында узды. Теләүчеләр үз сорауларын бирә һәм аларга җаваплар ишетә алдылар.
Ахырда район башлыгы микрорайонда яшәүче Алинә Портновага актив ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырды.