Республика территориясендә ял оештыру мөмкинлекләре буенча сораштыру старт алды

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының табигать территорияләрен үстерү дирекциясе Татарстан Республикасы территориясендә табигатьтә ял итүне оештыру мөмкинлекләренә багышланган тикшеренү башлап җибәрде.

Республика халкына аларның нинди ял төрен өстен күрүләре, кайсы төбәкләрдә табигатьтә ял итүләре һәм нинди өстәмә мөмкинлекләр һәм сервислар җитмәве турында җавап бирергә тәкъдим ителә. Нәтиҗәләр татарстанлыларның яшәү һәм ял итү өчен уңайлы мохит үсешен планлаштыру өчен файдаланылачак.

Сораштыру 15 сораудан тора һәм берничә минут дәвам итәчәк. Сораштыруда түбәндәге сылтама буенча катнашырга мөмкин: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSc5R13_cX6H1dqOtnKaqxIL1VY4bDfLKQ2k73795wvGbpMiDA/viewform?usp=sf_link

Тәкъдимнәрне шулай ук Дирекциянең социаль челтәрләренә җибәрергә мөмкин: https://www.instagram.com/eco.tatar/ https://vk.com/eco.tatar

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International