Хөрмәтле Татарстан Республикасы Лениногорск районы халкы!
Сезне уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында катнашачак иҗтимагый территория өчен тавыш бирергә чакырабыз.
2021 елның 1 гыйнварыннан клиентларга хезмәт күрсәткәндә кунакханә бизнесы хуҗалары үз объектлары эшендә кайбер яңалыкларны исәпкә алырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 18 ноябрендә РФ Хөкүмәтенең 1853 номерлы карары белән Россия Федерациясендә кунакханә хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре расланды. Норматив документның гамәлдә булу срогы 2026 елның 31 декабренә кадәр.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре идарәсе халыкка, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, җәмәгать урыннарына сирәгрәк барып, коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү өчен, шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре артыннан дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.
27 нче гыйнварда Лениногорск муниципаль районының «Исток - Башлангыч» комплекслы үзәге социаль педагогы О.Лямова 1 нче социаль патронажлау участогында яшәүче балигъ булмаганнар белән "Ленинград блокадасын өзү көне" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Чараның максаты: Ленинград блокадасы вакытында халыкның ныклыгы һәм патриотизм хисе тәрбияләү.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2021 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: көньяктан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с, юлларда көчле бозлавык, төнлә-иртән томан һәм бозлавык.
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 гыйнварында томан һәм бозлавык көтелә.
Томан вакытында:
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә бу атнада беренче игезәк балалар тууы теркәлде.
21 гыйнвар көнне Лениногорскның «Исток-Башлангыч» үзәгендә медиа бәйлелекне профилактикалау буенча чара узды. Аның максаты-куркынычсыз Интернет төшенчәсен һәм медиапуллану культурасын формалаштыру.
Яңа 2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның акчаларын файдалану тизрәк бара. МСК сертификатын бирүгә хәзер элеккеге унбиш көн урынына биш эш көненнән дә артмый, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерүгә бер ай урынына ун эш көненнән дә артмый.