Акча урлауның төп ысулларының берсе булып банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләреннән шалтырату кала, алар законсыз рәвештә акча күчерүләре яки билгесез затлар тарафыннан карта хуҗасы исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылулары турында хәбәр итә.
2021 елның 18 февралендә 10.00 сәгатьтә "Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе 10 эш бирүче предприятиене җәлеп итеп, вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Шулай ук ярминкә барышында мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультация алырга, һөнәри юнәлеш бирүче тест узарга, юридик консультация алырга, хезмәт базарындагы вәзгыять белән танышырга, эшкә урнашу мәсьәләләрендә тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкин булачак.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 17 февральдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган митинг булды. Митингта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Әфган сугышы ветераннары, Яшь армиячеләр, муниципалитет вәкилләре, өлкән буын, шулай ук Чик сакчылары катнашты.
Туй һәркем тормышында иң тантаналы көн. Бу шатлыклы вакыйга күңелне тулыландыра, бу көн иң онытылмаслык һәм үзенчәлекле булуын телибез.
2021 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 4 пар үзләренең никахларын теркәделәр.
13 февраль көнне "Яшьлек" спорткомплексында Ватанны саклаучылар көненә багышланган грек-рим көрәше буенча Лениногорск шәһәре беренчелеге булып узды.
«Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәге педагог - психологы Диләрә Мортазина Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте базасында «Тормыш кыйммәте» дигән төркемле - тренинг дәресен үткәрде. Әлеге дәреснең максаты суицидаль тотышын профилактикалау иде. Дәресләрдә психолог студентларга тормышка җайлашу, стрессларга каршы тору, тормыш кыйммәтләрен аңлау кебек сыйфатлар формалаштырырга тырышты.
11 февраль көнне Урыссуда СССРның Спорт Мастеры Р.Н.Ситдыйковның 60 еллыгына багышланган, Ютазы муниципаль районы Башлыгы призына грек-рим көрәше буенча традицион республика турниры булып узды.
Мунчаларда янгын чыгу очракларының иң еш сәбәпләре: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мич җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.