18 февральдә Лениногорскида вакансияләр ярминкәсе узачак
2021 елның 18 февралендә 10.00 сәгатьтә "Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе 10 эш бирүче предприятиене җәлеп итеп, вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Шулай ук ярминкә барышында мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультация алырга, һөнәри юнәлеш бирүче тест узарга, юридик консультация алырга, хезмәт базарындагы вәзгыять белән танышырга, эшкә урнашу мәсьәләләрендә тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкин булачак.
Эш эзләүчеләрне һәм эшкә урнашырга теләүчеләрне Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 51 йорт, 2 кат адресы буенча көтәбез.