Лениногорскида совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган митинг узды
Сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган митинг булды. Митингта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Әфган сугышы ветераннары, Яшь армиячеләр, муниципалитет вәкилләре, өлкән буын, шулай ук Чик сакчылары катнашты.
Владимир Друк җыелган лениногорскилыларга фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр тәмамлануга 32 ел узды, аларда 10 меңнән артык татарстанлы катнашты. Лениногорск районыннан әлеге сугышка 250 дән артык кеше чакырылган иде.
Шул сугышта һәлак булган һәм тыныч вакытта вафат булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәл янына чәчәкләр салдылар.