Лениногорскида грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге үтте

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

13 февраль көнне "Яшьлек" спорткомплексында Ватанны саклаучылар көненә багышланган грек-рим көрәше буенча Лениногорск шәһәре беренчелеге булып узды.

Ярышларда 2008-2010 елгы көрәшчеләр катнашты.

Үз авырлык категорияләрендә Солтанов Данил, Сафиуллин Ирек, Звонарев Артем, Шәймөхәммәтов Роберт, Шәмәрдәнов Азамат, Антошкин Евгений, Сәлахов Илназ җиңүчеләр булдылар.

Икенче урында-Шешлянников Дмитрий, Рафиков Рафаэль, Мәрданшин Илмир, Одуденко Матвей, Фәсхетдинов Әсхәт, Яфасов Арслан, Зубаровский Макар.

Өченче урын-Рогожников Степан, Ибраһимов Камил, Малышев Артем, Фәтхетдинов Илнур, Власов Артем, Зорин Дмитрий, Ибраһимов Артур, Вәлиәхмәтов Камил, Бикбов Альфред, Пикалев Александр, Яковлев Егор, Шәяхмәтов Айдар, Черевов Роберт, Лобанов Николай.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр белән бүләкләнде.

Шулай ук федерация рәисе И.И. Шиапов җитәкчелегендәге грек-рим көрәше Федерациясе спорт костюмнары һәм грек-рим көрәше бүлегенең 3 нче номерлы мәктәбе спортчыларына акчалата премияләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International