«Логос» үзәге педагог-психологы студентлар өчен «Тормыш кыйммәте» дигән төркемле-тренинг дәресе үткәрде
«Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәге педагог - психологы Диләрә Мортазина Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте базасында «Тормыш кыйммәте» дигән төркемле - тренинг дәресен үткәрде. Әлеге дәреснең максаты - суицидаль тотышны профилактикалау иде. Дәресләрдә психолог студентларга тормышка җайлашу, стрессларга каршы тору, тормыш кыйммәтләрен аңлау кебек сыйфатлар формалаштырырга тырышты.
Балалар дәрестә үзара аралашу, аралашу күнекмәләрен үстерделәр, бу коллективны берләштерүгә ярдәм итте. Психолог балаларга кризисның үз-үзен үстерү өчен мөмкинлек булуын һәм яшьләрне кризис шартларында үз-үзеңне тоту стратегиясен эшләргә өйрәтүе турында аңлатты.