11 февраль көнне Урыссуда СССРның Спорт Мастеры Р.Н.Ситдыйковның 60 еллыгына багышланган, Ютазы муниципаль районы Башлыгы призына грек-рим көрәше буенча традицион республика турниры булып узды.
Ярышта Казан, Яр Чаллы, Чистай, Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Урыссу һәм Лениногорск шәһәрләреннән 2007-2010 елларда туган яшь көрәшчеләр катнашты.
38 кг. га кадәр авырлык категориясендә Шаймухаметов Роберт җиңүче булды. 80 кг. га кадәр авырлык категориясендә Мингазов Альберт өченче призер булды.
12-14 февраль көннәрендә (Түбән Новгород өлкәсенең) Бор шәһәрендә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 20 шәһәреннән 200дән артык катнашучы катнашты. 3 спорт мәктәбе укучысы Дәүләтшин Артм уңышлы чыгыш ясады, ул 41 кг. кадәр авырлык категориясендә призлы 3 урынны яулады.