ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2021 ел
җомга

2021 нче елның 15 нче апрелендә 10.00 сәгатьтә «Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ендә мәшгульлек хезмәтенең 30 еллыгына багышланган вакантлы эш урыннары һәм вазыйфалар ярминкәсе узды.


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

  Агымдагы елның 11 апреленнән ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат акчасын тулысынча яисә өлешчә булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәреп, соңрак башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Татарстан Республикасында Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, милли мәдәниятне өйрәнү, шулай ук ТОСов хәрәкәте активистларын бүләкләү максатыннан, Лениногорск шәһәренең Территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре өчен милли сәнгать галереясына экскурсия оештырылды, анда алар дөньякүләм масштабтагы рәссамнар Николай Фешин һәм Бакый Урманче күргәзмәсендә булдылар.

2021 елның 15 апрелендә, Халыкара мәдәният көнендә, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында, төрле милләт һәм төрле һөнәр вәкилләре Лениногорск нефть техникумы базасында "Телләр һәм мәдәният синергиясе" дигән республика конкурсына җыелды.

14 апрель көнне Казан шәһәре Милли китапханәсенең конференц-залында «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә 42 яшьлек хатын – кыз мөрәҗәгать иткән.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, Лениногорскида күчмә архив документлары күргәзмәсе ачылды.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елның 13 апрелендә ПФР органнары тарафыннан пенсия тупланмалары акчаларын түләү өчен Россия Пенсия фонды сайтының шәхси кабинеты аша кичекмәстән пенсия тупланмалары акчасына хокукы булган гражданнарга мөрәҗәгать итү кирәклеге турында массакүләм мәгълүмат чаралары таратылган.


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 21 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге Эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

14 апрельдә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Әлмәт шәһәреннән килгән танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова, К. Тимбикова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге администраторы, Әлмәт Язучылар оешмасы каршында эшләүче С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Миңзифа Әхмәтшина белән әдәби очрашу узды. 
 Язучы мәгънәле шигырьләре, моңлы җырлары белән барысын да таң калдырды. Иҗат тормышыннан кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, сорауларга үтемле җаваплар бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International