Лениногорск нефть техникумы базасында республика конкурсы узды

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 15 апрелендә, Халыкара мәдәният көнендә, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында, төрле милләт һәм төрле һөнәр вәкилләре Лениногорск нефть техникумы базасында "Телләр һәм мәдәният синергиясе" дигән республика конкурсына җыелды.

Катнашучылар татар, рус һәм инглиз телләрендә ярыштылар. Беренче читтән торып уздырылган этапта 28 команда «Тормышта һәм киләчәк һөнәрдә туган телләрнең роле һәм тел һәм мәдәни традицияләрне саклау»темасына заманча студентлар яшьләренә видеомөрәҗәгать тәкъдим итте. Иң яхшы 10 команда программа буенча үткәрелгән көндезге этапка чакырылган иде: катнашучылар командасының визит карточкасы, сораштыру, иҗади конкурс, лингвистик квест-йөгерү булды.

Катнашучылар иҗади чараның оста оештырылуын, кызыклы сорауларны һәм квест биремнәрен югары бәяләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International