Лениногорскида "Без срока давности" күргәзмәсе эшли

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, Лениногорскида күчмә архив документлары күргәзмәсе ачылды.

Әлеге күргәзмә 2020 елда Хәтер һәм дан елы уңаеннан оештырылган иң яхшы фәнни проект булып танылган иде.

Күргәзмәдә һәр стенд аерым төбәккә багышланган. Ачылу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Татарстан Республикасы Дәүләт архивының күргәзмә эшчәнлеге секторы мөдире Раниф Гыйззәтов,  шулай ук нефть техникумы студентлары, укытучылары һәм ветераннар советы әгъзалары катнашты.

Нефть техникумы студенты Даниэль Гришин әйтүенчә, күргәзмә архив материалларына бай. "Минем ике бабам да Бөек Ватан сугышында катнашып, яу кырыннан исән-сау кайттылар. Әбиемнең әбисе сугыш вакытында фельдшер булып эшләгән", - дип сөйли.

Күргәзмәгә керү ирекле, 21 апрельгә кадәр эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International