12 апрельдә Лениногорскның 2 нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен дизайн-уен узды. Егерме укучы өч төркемгә бүленде, аларның һәркайсы төзекләндерү стратегиясен эшләде һәм тәкъдим итте.
«ГРИНТ» калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы Лениногорскида интерактив ЭКОдәрес үткәрәчәк. Компания белгечләре уен формасында дөньякүләм чүп-чар проблемасын чишү юллары турында сөйләячәкләр.
Бүген «Август-Лениногорск» ҖЧҖ базасында чәчүгә орлык материалын әзерләү мәсьәләләре буенча семинар узды. Чарада Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, «Россельхозцентр» ФДБУ һәм УСХиП белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 14 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 14 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
2021 елның 15 апрелендә «Бердәм Россия" партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1а йорт, (ЗАГС бинасы, монумент ягыннан) 16.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутаты Р. И. Шәфигуллин гражданнарны кабул итәчәк.
Бизнеска гамәлдәге законнар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатыннан чыгып, «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс эшли. Әлеге ресурс 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән оештырылды.
Тапшырулар алып баручылар белән килештерелгән һәм РТРС генераль дирекциясе раслаган 2021 елга пландагы ремонт эшләре графигы нигезендә, Лениногорск шәһәрендәге радиотелеүзәктә 2021 елның 19 апрелендә 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, аналоглы («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торып, планлы профилактик эшләр башкарылачак.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов кушуы буенча 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең (алга таба – Иҗтимагый вәкилләр) иҗтимагый вәкилләре институты оештырылды.