ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 30 апрелендә 10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Европа иммунизация атнасы кысаларында «Кайнар линия» булачак.


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Яз һәм хезмәт бәйрәмнәре һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, бәйрәм һәм ял көннәрендә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә Гадәттән тыш хәлләргә юл куймау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Лениногорск муниципаль районының  балигъ булмаганнар буенча комиссиясе кисәтә:

Росреестр гражданнар, бизнес һәм хакимият органнары мәнфәгатьләрендә РФ Президентының «2021 елның май аенда Россия Федерациясе территориясендә эшләми торган көннәр билгеләү турында»2021 елның 23 апрелендәге 242 номерлы Указы нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүне тәэмин итәчәк.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, киләсе бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның маенда пенсияне түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.

28 апрельдә бөтен дөньяда Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Ел саен бу көнне эш бирүчеләр, профсоюзлар, хезмәт коллективлары производствода имгәнү һәм һөнәри авырулар проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар уздыралар.

Бүген Лениногорск районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов килде. Аны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Айрат Хәбиров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк озатып йөрде.

27 апрель көнне Мәгариф идарәсенең актлар залында шәһәр халкы белән буалар каскадын төзекләндерү проекты буенча фикер алышу булып узды.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" 2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

2021 елның 23 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә Улеев Александр Александрович истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды. 3 нче спорт мәктәбе укучысы Дәүләтшин Артем 42 кг авырлык категориясендә бронза медаль яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International