Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов эш визиты белән Лениногорск районында булып китте

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Бүген Лениногорск районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов килде. Аны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Айрат Хәбиров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк озатып йөрде.

Эшлекле очрашу кысаларында Дамир Фәттахов Лениногорск районының яшьләр инициативалары форумында катнашты.

Яшьләр инициативалары форумын Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов ачты.

"Безнең район яшьләре физкультура-спорт, патриотик, туристик, профессиональ, мәдәни һәм башка юнәлешләрдә үсәргә тели. Республика җитәкчелегенә яшь буын өчен мондый мөмкинлек тудырган, үз проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар откан форумнарда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез", - дип билгеләп үтте район Башлыгы.

Аннары сәламләү сүзе белән барлык катнашучыларга Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов мөрәҗәгать итте.

«Безнең өчен актив яшьләрнең зур шәһәрләрдә генә түгел, ә бөтен республика, барлык районнарда да кайнавы мөһим. Бу бик зур ресурс, әмма аны конкурста катнашучы һәм сыйфатлы һәм уйланылган проектлар тәкъдим итүче муниципалитетлар гына ала алачак", - дип ассызыклады Дамир Фәттахов.

Грантлар бирү конкурс нигезендә башкарылачак. Һәр муниципалитет инде гамәлдә булган һәм яңа эшләнә торган проектларны да тәкъдим итә ала.

Аннары делегация «Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә, Яшьләр үзәгендә булды, аннан соң «Олимпия» лагерена бардылар, анда эш сәфәренә йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International