Лениногорскида буалар каскадын төзекләндерү проекты буенча фикер алыштылар

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

27 апрель көнне Мәгариф идарәсенең актлар залында шәһәр халкы белән буалар каскадын төзекләндерү проекты буенча фикер алышу булып узды.

Фикер алышулар Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында уза.

Фикер алышуда Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Мөхәммәтшин, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегенең баш белгече Ольга Глухова, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре, Legato Sports Architecture архитектура бюросы җитәкчесе Наталья Фәхретдинова, Яренко Анастасия һәм Чичканова Виктория, ТОС рәисләре урынбасарлары, Лениногорск шәһәренең актив кешеләре, мәктәп укучылары, студентлар, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Халык белән фикер алышу кысаларында буалар каскадын төзекләндерү проектын Legato Sports Architecture архитекторы Анастасия Яренко тәкъдим итте. Ул төзекләндерү концепциясен сөйләде, булачак территория проектын тәкъдим итте, анда беренче очрашуда яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алды.

Тәкъдим ителгән проекттан соң, район халкы архитекторларга рәхмәт белдерделәр, сораулар бирделәр һәм үз тәкъдимнәрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International