Европа иммунизация атнасы кысаларында "Кайнар линия"

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 30 апрелендә 10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Европа иммунизация атнасы кысаларында «Кайнар линия» булачак.

Сорауларыгызга Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Патяшина Марина Александровна, ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология буенча комиссиясе рәисе Менделевич Владимир Давыдович, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгече Хәертынов Халит Саубанович җавап бирәчәк.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 2021 елның 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кабул ителәчәк : https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International