Росреестр гражданнар, бизнес һәм хакимият органнары мәнфәгатьләрендә РФ Президентының «2021 елның май аенда Россия Федерациясе территориясендә эшләми торган көннәр билгеләү турында»2021 елның 23 апрелендәге 242 номерлы Указы нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүне тәэмин итәчәк.
1 майдан 10 майга кадәр ведомствоның рәсми сайтында шәхси кабинеттагы барлык электрон сервислар штат режимында эшләячәк, гражданнар килешүне теркәү яки кадастр учетына электрон рәвештә кую өчен документларны тапшыра алачак. Моннан тыш, Росреестр сервислары ярдәмендә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә (ЕГРН) заказ бирергә яки бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан Техник яки реестрдагы хатаны төзәтү турында гариза бирергә мөмкин булачак.