ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Лениногорск политехник көллияте» базасында «Наркотикларсыз тормыш"  темасына яшьләр өчен тренинг узды.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 8 октябрендә төнлә һәм көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы буенча урыны белән томан, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булуы көтелә.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ 2021 елның 8 октябрендә  республика территориясендә урыны белән томан булачагы турында хәбәр итә.

Көзге кояшлы көндә 4 нче ТОС микрорайонында яшәүче пенсионерларны Туган якны өйрәнү музеенда бик теләп каршы алдылар.  Кунакларга «Музейга бүләк итәм», «Чикләрсез иҗат»дигән ике күргәзмә буенча экскурсия уздырдылар.

«Исток-Башлангыч»  үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лиана Габидуллина һәм Зилә Мөдәрисова тарафыннан «Көз матур вакыт» дигән чара уздырды. Дәреснең максаты: танып-белү кызыксынуын, эрудицияне үстерү, көз турында белемнәрне киңәйтү, уңай психологик климат һәм коллективта бердәмлек булдыру.

4 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Сочида Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы узачак.

23 яшькә кадәрге туендыручыны югалткан, көндезге бүлектә белем алган студентларга пенсияләр түләү хәтта эшкә урнашканда да дәвам итәчәк.

Лениногорск районындагы Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) гражданнарга Пенсия фонды хезмәтләрен электрон рәвештә ПФР сайтындагы яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүгенге көндә 2021 ел башыннан бирле илнең 11 субъектында кош гриппының 32 очрагы теркәлгән. Соңгы айда Чиләбедә – җиде, Оренбургта – биш, Самара һәм Төмән өлкәсендә – икешәр, Саратов өлкәсендә-бер очрак ачыклануы билгеле. 

5 октябрьдә күрше төбәктә-Башкортстан Республикасы Бишкурай торак пунктының Алтын каз хуҗалыгында кош гриппы ачыкланды, карантин чаралар кертелде. 5000 баштан артык каз юк ителергә тиеш.  

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 7 октябрь көнне алмашынучан болытлы һава торышы. 

Явым-төшемсез. Төнлә минималь температура 0...-3˚.  Көндез һаваның максималь температурасы +8... +12˚ градус булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International