ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 8 октябрендә төнлә һәм көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы буенча урыны белән томан, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булуы көтелә.
Аз болытлы. Явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6˚, көндез +9..+12˚ градус.