Бүгенге көндә 2021 ел башыннан бирле илнең 11 субъектында кош гриппының 32 очрагы теркәлгән. Соңгы айда Чиләбедә – җиде, Оренбургта – биш, Самара һәм Төмән өлкәсендә – икешәр, Саратов өлкәсендә-бер очрак ачыклануы билгеле.
5 октябрьдә күрше төбәктә-Башкортстан Республикасы Бишкурай торак пунктының Алтын каз хуҗалыгында кош гриппы ачыкланды, карантин чаралар кертелде. 5000 баштан артык каз юк ителергә тиеш.
Инфекцияне булдырмау өчен:
Кош-корт хуҗаларына, кыргый кош белән бәйләнешне булдырмау өчен, кош-кортны ябык урында тотарга кирәк.
Ветеринария таныклыкларыннан башка кош-корт сатып алмаска.
Кош-кортны сулыкларга чыгармаска.
Ветеринария белешмәләре булган очракта кош-кортны ашатырга.
Ашатуда кулланыла торган азык-төлек калдыкларын 30 минут буе пешерергә кирәк.
Кошлар тоту өчен сарайда тәрәзә, вентиляция булырга тиеш.
Кош-корт тота торган бинача чит кешеләр керү рөхсәт ителми.
Кош-корт тота торган бинага керер алдыннан кием-салым, аяк киемен алыштырырга һәм чиста эш киеме кияргә кирәк.
Ул-бу булса, кичекмәстән, районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез.