Лениногорскида яшьләр белән наркоманияне профилактикалау буенча тренинг дәресе узды

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

«Лениногорск политехник көллияте» базасында «Наркотикларсыз тормыш"  темасына яшьләр өчен тренинг узды.

Әлеге чараның максаты: яшүсмерләрдә үз-үзеңне тоту, сәламәт яшәү рәвеше системасын формалаштыру иде. «Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» психологы Диләрә Мортазина катнашучылар белән наркотиклар куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан төрле ситуацияләрне тикшерде. Яшьләр спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт булырга омтылырга, диделәр, ә алкоголь һәм наркотиклар инвалидлыкка һәм үлемгә китерә, дигән фикерләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International