Эшләүче студентларга пенсия түләү туктамаячак

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

23 яшькә кадәрге туендыручыны югалткан, көндезге бүлектә белем алган студентларга пенсияләр түләү хәтта эшкә урнашканда да дәвам итәчәк.

Пенсия законнары нигезендә 18 яше тулган һәм көндезге бүлектә белем алуны дәвам итүче затларга туендыручысын югалту уңаеннан пенсия түләү укуның бөтен срогы дәвамында башкарыла. Пенсия түләүне дәвам итү өчен төп шарт - укучы зат (студент) статусының булуы. Хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру пенсия алу хокукына йогынты ясамый. 

Тюгалту уңаеннан хезмәт пенсиясенең суммасын билгеләгәндә эш факты зур әһәмияткә ия. Әгәр студент эшли икән, иминият пенсиясе индексацияне исәпкә алмыйча түләнә. Тундыручысын югалту, хезмәт эшчәнлеге чорында пенсияне түләү уңаеннан социаль пенсия алучы студентларга тулы күләмдә, бернинди чикләүләрсез гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International