Лениногорск тәрбиячесе Татарстанны "Россия тәрбиячесе" конкурсында тәкъдим итте

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

4 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Сочида Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы узачак.

Лениногорск районының 10 нчы балалар бакчасы педагогы Виктория Цыганова «Россия Ел тәрбиячесе -2021» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабында Татарстан данын яклаячак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

"4 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Сочида Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы старт ала, диелә хәбәрдә. - Конкурсны ябу тантанасы, җиңүчене игълан итү, лауреатларны һәм катнашучыларны бүләкләү 8 октябрьдә булачак".

Конкурсантлар өч сынау узачак: "Минем педагогик табышым","балалар белән педагогик чара",  "Педагог остаханәсе һәм Ток-шоу". Ярыш нәтиҗәләре буенча финалга чыккан 15 лауреат билгеләнәчәк.

Конкурсның йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча гомуми рейтингта иң күп балл җыйган тәрбияче җиңүче булачак.

Исегезгә төшерәбез: Виктория Цыганова Татарстанда «Ел тәрбиячесе 2021» конкурсы җиңүчесе булды.

Якташыбызга уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International