2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Лениногорск районында Бөтенроссия халык санын алу узачак.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 15 октябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин гражданнарны кабул итте. Шәһәр халкыннан 6 мөрәҗәгать каралды. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирелде.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 15 октябрендә көндез һәм кич белән көчле җил көтелә.
2021 елның 20 октябрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Закон буенча, җылылык бирү 5 көн буена көндезге һәм төнге уртача температура 8 градустан югарырак очракта башлана. быел районда җылылык җибәрү 15 сентябрьдә башланды.
Социаль-мәдәни өлкәдә хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү-иҗтимагый контрольнең бер формасы. Гражданнарга мәдәният оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын арттыру максатыннан үткәрелә.
13 октябрь көнне 11 нче гимназия базасында "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге педагог-психологы Ирина Седова «Туган тел һәм халыклар бердәмлеге»темасына чыгыш ясады.
"Эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләрен мәҗбүри вакцинацияләү турында" Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибының карары мәсьәләләре буенча Роспотребнадзор идарәсенең кайнар линиясе: (843) 236-94-11 (бер каналлы) эш көннәре 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00-12.45, җомга 15.45 кә кадәр).
11 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәкләр - ковидка каршы вакцинацияләнмәгән яисә соңгы алты ай эчендә авыруны күчермәгәннәр өчен, мәҗбүри изоляция режимы кертелә.