65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

11 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәкләр - ковидка каршы вакцинацияләнмәгән яисә соңгы алты ай эчендә авыруны күчермәгәннәр өчен, мәҗбүри изоляция режимы кертелә.

Яшәү һәм тору урыннарыннан бары тик түбәндәге очракларда гына чыгып китәргә мөмкин булачак:

- ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме һәм тормышка һәм сәламәтлегенә турыдан-туры янау очракларын сорап мөрәҗәгать итү кирәк булганда;

- ковидка каршы вакцинация үткәрү урынына бару;

- товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуның якындагы урынына бару;

- яшәү (тору) урыныннан 100 метрдан артмаган ераклыкта йөрү ;

- чүп  чыгару.

Эш бирүчеләр мондый хезмәткәрләрне дистанцион эш форматына күчерергә яки 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен күрсәтелгән чикләүләрне үтәүне тәэмин итүче башка чаралар күрергә тиеш.

Шулай ук, 11 октябрьдән 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри вакцинация кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International