15 октябрьдән 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу башланды

2021 елның 15 октябре, җомга

2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Лениногорск районында Бөтенроссия халык санын алу узачак.

15 октябрьдән стационар пунктлар эшли башлый, ә 18 октябрьдән исәпкә алучылар йөри башлаячак.

Халык санын алуда халык сан алучы белән әңгәмә рәвешендә, стационар участокларда, шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре сайтында электрон рәвештә катнаша ала.

Лениногорск районында 25 контролер, 149 исәпкә алучы, 1 район дәрәҗәсендәге инструктор сайланган. Республикада  халык санын алуда барлыгы  8,5 меңнән артык кеше катнашачак. 

Исәпкә алу һәм стационар участоклар өчен бүлмәләр сайланган. Сан алучылар сораштыруны планшет компьютерлардан файдаланып  үткәрәчәк. Кәгазь исәпкә алу кәгазьләре аерым очракларда (мәсәлән, планшет компьютер сафыннан чыккан очракта) кулланылачак.

Лениногорскилылар өчен 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" оештырылды.

Килеп туган сораулар буенча консультацияне эш көннәрендә 08:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 17:00 гә кадәр ала аласыз.

"Кайнар линия" телефоны: 8 (85595) 5-18-61.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International