ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Чара «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уза.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 13 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан,көньяктан 4-9 м / с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр.

2021 елда дөньяның күп кенә илләрендә халык санын алу бара. Россиядә халык санын алу 2021 елның көзендә узачак.

8 октябрь көнне опека һәм попечительлек секторы Бөгелмә шәһәре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәге белән берлектә Лениногорск муниципаль районы опекуннары өчен «Гаиләдә опекага алынган баланы тәрбияләү буенча авыр мәсьәләләр»дигән темага дәрес үткәрде.

Узган ял көннәрендә шәһәребездә яшәүче хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Таймуллина Анна Даниловна һәм Ханнанова Миннесәвия Ханнан кызы үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

13 октябрьдә Лениногорскида махсуслаштырылган оешма хуҗасыз этләрне тотачак.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Лениногорскида 12 октябрьдә аязучан болытлы һава көтелә.

2021 елның 14 октябрендә Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1а йорт адресы буенча урнашкан «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә(ЗАГС бинасы, монумент ягыннан) 10.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ч. Төхвәтуллин гражданнарны кабул итәчәк.

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән бергә алып барды.

Лениногорск шәһәрендә халык санын алу вакытында эшләү өчен 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр исәпкә алучы булып эшләргә теләүчеләр кирәк. Контракт буенча түләү 18000 сум тәшкил итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International