Лениногорскида быел ягулык сезоны гадәттәгедән иртәрәк старт алды

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Закон буенча, җылылык бирү 5 көн буена көндезге һәм төнге уртача температура 8 градустан  югарырак очракта башлана. быел  районда җылылык җибәрү 15 сентябрьдә башланды.

Бер үк вакытта барлык йортларда да җылылык бирү һәм һәр фатирны тикшерү мөмкин түгел. Стояклар буенча циркуляция яки җылыту приборларының тигезсез җылытылуы очрагында, беренче чиратта, хезмәт күрсәтүче яки идарәче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Җылылык белән тәэмин итү системасы эшендә җитешсезлекләр ачыкланган очракта, беренче чиратта, хезмәт күрсәтүче һәм идарәче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәсьәләләр хәл ителмәгән очракта җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итегез. Әгәр сез канәгатьләнерлек җавап алмасагыз яки үткәрелгән чаралар уңай нәтиҗәләргә китермәсә, Бөгелмә районара торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International