Лениногорскида яшәүче 34 яшьлек ир мошенникларның хәйлә-мәкерләренә юлыккан.
1 декабрьдә СПИДКА каршы көрәш көне кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Елена Гыйзитдинова һәм Зилә Мөдәрисова «Волонтер» доброволецлар үзәге белән берлектә, ВИЧ-инфекцияне һәм иммунодефицит синдромын профилактикалауга багышланган чара уздырдылар. Чараның максаты: ВИЧ/СПИД проблемасының мөһимлеген күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн СПИД авыруының кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуы хакында искәртә.
1 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Дари добро» д җирле ата-аналар һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы белән берлектә инвалид балалары булган гаиләләрнең проблемалы мәсьәләләре турында фикер алышу буенча ведомствоара түгәрәк өстәл уздырдылар.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, иртәгә 1 декабрьдә болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак.
Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында, традиция буенча, Лениногорск муниципаль районында "Исток - Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан «Без бергә булганда»дигән котлау акциясе үткәрелде.
2 декабрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә юлларда бозлавык һәм томан көтелә.
Вакцинация пунктлары түбәндәге адреслар буенча эшли:
Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачетка теркәлщ аласыз, ул 30 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр узачак: http://finzachet2021.ru.
2021 елның 26-28 ноябрендә Пермь шәһәрендә Россиянең атказанган спорт мастеры А.В. Третьяков призына 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында спорт (грек-рим) көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 9 субъектыннан 113 спортчы катнашты. 3 нче номерлы КСШ грек-рим көрәше бүлеге тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясадылар: 80 кг. га кадәр авырлык категориясендә ярышларда Чатуров Сергей җиңеп чыкты.