1 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Дари добро» д җирле ата-аналар һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы белән берлектә инвалид балалары булган гаиләләрнең проблемалы мәсьәләләре турында фикер алышу буенча ведомствоара түгәрәк өстәл уздырдылар.
Түгәрәк өстәл утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе, «Дари добро» рәисе, Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табибы, «Исток - Башлангыч» үзәге директоры, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире, Лениногорскиның 14 нче мәктәбе директоры, Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, Социаль иминият фонды белгече катнашты.
Өйдә дәваланучы инвалид балаларның туклануының сыйфаты, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә мәгълүмат табличкалары булмау, COVID - 19 вакцинациясе, дару чаралары белән тәэмин итү һәм тар медицина белгечләренә мохтаҗлык кебек сораулар каралды. Шулай ук түгәрәк өстәл барышында катнашучылар инвалидлыклары булган гражданнар белән эшләгәндә комплекслы үзәк белгечләре куллана торган технологияләр, эш формалары һәм методлары исемлеге белән таныштылар.
Катнашучылар төрле ведомство җитәкчеләреннән грамоталы җаваплар һәм консультацияләр алдылар.