Лениногорск районында прививканы кайда ясатырга була?

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Вакцинация пунктлары түбәндәге адреслар буенча эшли:

- "Шифа" сәүдә үзәгендә эш көннәрендә 9: 00 дән 15: 00сәгатькә кадәр.
- Писмәндәге гомуми практика табиблары офисында (Мурзин 1 «А " адресы буенча) эш көннәрендә 9: 00 дән 12: 00 гә кадәр;
- Үзәк хастаханәнең прививка кабинетында һәм МЧСның эш көннәрендә 8: 00 дән 16: 00 гә кадәр, ял көннәрендә 8: 00 дән 14: 00 гә кадәр;
- Шөгер табиб амбулаториясенең прививка кабинетында эш көннәрендә 8: 00дән 15: 00гә кадәр;
- Иске Куак табиб амбулаториясенең прививка кабинетында эш көннәрендә 8: 00дән 14: 30га кадәр, шимбә - 8.00 дән 12:00гә кадәр.

Вакцинация алдыннан карау һәм анкеталау үткәрелә. Үзең белән паспорт, СНИЛС, ОМС полисы кирәк.

Лениногорск районының аз хәрәкәтләнүче гражданнары өчен күчмә бригада эшли. Моның өчен беркетелгән урын буенча поликлиниканың прививка кабинетына 5-05-15; МСЧ 9-09-67 (Людмила Александровна) шалтыратып, эш көннәрендә 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр гариза калдырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International