ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, иртәгә 1 декабрьдә болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак.
Төнлә юеш кар һәм яңгыр, көндез кар һәм юеш кар явачак.
Көндез урыны белән буран.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚. Көндез максималь һава температурасы -1..-3˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.